«Әкияттә кунакта»: әдәби уен (0+)

21 сентябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Әкияттә кунакта» дигән әдәби уен узды.

В гостях у сказки
DSC02168

Чара башында балалар тылсымлы әкиятләр дөньясына кереп чумды һәм халык авыз иҗаты әсәрләре турында искә төшерде. Алар әкиятләрнең яшь китап сөючеләрне кыюлыкка, яхшылыкка, намуслыкка, кунакчыл булырга, ярдәмчелеккә өйрәтүе турында белде. 

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәче белән берлектә гаҗәеп әкиятләр дөньясына юл тотты. Балаларга укылган әкиятләр буенча табышмаклар тәкъдим ителде, «Әкияти калейдоскоп» дигән викторина үткәрелде. Шулай ук «Бу кемнең портреты», «Әкиятне дөрес ата», «Телеграмма», «Әкият авторын тап», «Кемнең әйберсе», «Бу нинди әкият», «Бу юлларның кайсы әкияттән икәнен бел» кебек бәйгеләр дә бик кызыклы узды. Әкиятләр буенча «Блиц-бәйге» балаларның күңеленә аеруча хуш килде, алар яхшы һәм начар гамәлләрне ачыклады.   

Балалар сынауларны җиңел генә җиңеп чыкты, әкият буенча белемнәрен күрсәтте. Очрашу кызыклы, күңелле һәм файдалы узды. Чара азагында балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләде. Уенда катнашучылар әкиятләр яратуларын һәм китаплар белән дус булуларын исбатлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: